Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Чуаш Республикасы делегациясе катнашында Казан һәм Сурск оборона чикләре төзелешенең 80 еллыгына багышланган киңәшмә узды.
Очрашуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Чуаш Республикасының мәдәният, милләтләр һәм архив эше буенча министр урынбасары Георгий Богуславский, “Таткультресурсцентр” ДБУ директоры Алсу Мифтахова, Чуаш мәдәният министрлыгының “Чуаш дәүләт филармониясе” АУ директоры Максим Матросов, Чуаш мәдәният министрлыгының “Чуаш милли музее” БУ директоры Ирина Меньшикова, шулай ук ТР муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча яшьләр өчен гражданлык-агарту проектын оештырырга тәкъдим ителде, аның нигезенә Казан һәм Сурск оборона чикләре төзелешенең 80 еллыгына багышланган театраль куелышлар салынырга тиеш диелде.