24 февраль Татар китабы йортында (Шәриф Камал мемориаль фатирында татар әдәбияты тарихы музее) яшь прозаикларга һәм тәрҗемәчеләргә Шәриф Камал исемендәге әдәби премия тапшырылачак.
Быел дәгъвачылар өчен махсус белем бирү һәм мәдәни программа булдырылган.
Казан федераль университеты, Язучылар берлеге һәм “Казан утлары” журналы белән бергә дәресләр, мастер-класслар, тәҗрибә уртаклашу чаралары әзерләнгән.
Чараның кульминациясе - «Проза» һәм «Сәнгати тәрҗемә» номинацияләрендә Шәриф Камал исемендәге әдәби премияне тапшыру булачак.
Программа
12:00 - "Истәлеккә. Шәриф Камал" камера күргәзмәсен ачу .
12:15 - Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы.
13:30 - Шәриф Камал премия лауреатларының язучының өстәле артында истәлекләрен теркәү тантанасы.
17.00 - ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Эмиль Җәләлетдиновның камера концерты.