ТР Президентына Камал театрының архитектура концепциясен эшләү конкурсында финалга чыккан проектларны тәкъдир иттеләр

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова булды.

Кунакларга Камал театрының архитектур концепциясен эшләү конкурсында финалга чыккан проектларны тәкъдим иттеләр.

Җиңүчене 17 февраль көнне 11:00 сәгатьтә онлайн-форматта узачак матбугат конференциясендә игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International