15 февраль Арча балалар сәнгать мәктәбе базасында Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова, Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев һәм “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Ф.Касыймов катнашында халык җыены булып узды.
Очрашу барышында Ирада Хафизҗан кызы Татарстанның «Мәдәният» милли проектларын, «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашырудагы уңышларны сөйләп үтте.
Шулай ук мәдәният тармагын цифрлаштыру, креатив индустрияләрне үстерү, матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча куелган бурычлар да яңгырады.
2022 елда “Мәдәният” милли проекты кысаларында Арча балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла, дип билгеләп үтте министр.