Казан ярминкәсендә «АРТ - галерея. Казан» күргәзмәсе узачак

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

2022 елның 17 - 21 февралендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 13 нче махсус оештырылган «АРТ - галерея. Казан» күргәзмәсенә чакыра.

Күргәзмәгә үз әсәрләрен Казаннан һәм гомумән, Татарстан Республикасыннан 170тән артык рәссам, Россиянең 9 төбәгеннән килгән 20 шәһәр вәкиле тәкъдим итәчәк.

Күргәзмә үзәкнең ике павильонында - 3 нче номерлы павильонда һәм төп павильонда урнашачак.

Шулай ук күргәзмә кысаларында Казан һәм Татарстан Республикасы оешма вәкилләренең «Сәнгать һәм бизнес» дип исемләнгән эшлекле очрашулары  планлаштырыла. Бизнес-очрашулар 18 февральдә 13.00 сәгатьтә 3 нче павильонда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International