16 февраль 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман этносәнгать музеенда Казан шәһәреннән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Әхмәтовның «Койма артында» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачыла.
Бу рәссамның хис-кичерешләре, аның балачагы, үткәне һәм киләчәге турында уйланулары, тормыш һәм үлем турындагы фикерләрен чагылдыручы шигъри һәм фәлсәфи проект.
Күргәзмәдәге серияга атамасыз 24 картина кергән, аларның 7се Санкт-Петербургта иҗат итүче тавыш операторы Петр Ивановның музыкаль композицияләре белән тулыланачак.
Шуңа күрә күргәзмәгә килгән һәркем хыяллынып, уйларга чумып теге яки бу әсәргә үзе исем куя ала.