Казанда Муса Җәлил тууга 116 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 15 февралендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу вакыйгасы билгеләп үтелә.

Ул көнне ТР Милли музее традиция буенча үзенең фондларыннан Моабит дәфтәрләрен чыгара һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә, халык чынбарлык белән очраша.

Берлинның коточкыч "Моабит" төрмәсендә шагыйрь тарафыннан язылган әлеге шигырьләр сакланып калган һәм могҗиза белән безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, бу музейның иң кыйммәтле экспонатларының берсе булып тора.

15 февраль Муса Җәлилнең туган көне көнне Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар әлеге тарихи һәйкәлне күрә алачак. Тантаналы чарада Татарстанның танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре катнашачак.

Ә Муса Җәлил музей-фатирында 2021 елда республиканың Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары белән очрашу узачак.

Шулай ук, Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан 17 февраль “Чулпан” мәдәният үзәгендә “Җәлил укулары” IV Халыкара әдәби конкурсының Гала-концерты узачак.

 18 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары - Муса Җәлил исемендәге Беренче Халыкара музыкаль-шигъри фестивальдә катнашучылар “Шагыйрь һәм музыка” мәдәни чарасында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International