6 июньдә 17.00 дә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында министр Айрат Сибагатуллин Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале кунаклары – күренекле шагыйрь, драматург һәм театр тәнкыйтьчесе, ЮНЕСКОның Халыкара театр институты (ITI) директоры Тобиас Бианконе (Швейцария), дөньякүләм танылган педагог, «Akt-Zent» халыкара театр үзәге җитәкчесе (Германия), профессор, сәнгать фәннәре кандидаты Юрий Альшиц, «Akt-Zent» халыкара театр үзәге (Германия) программ директоры, педагог, әлеге үзәккә нигез салучыларның берсе Кристин Шмэлер һәм театр режиссеры (Колумбия), РАТИ-ГИТИСта укып чыккан Александр Гонсалес белән очрашты.
Очрашуда театр фестивален оештыруның үзенчәлекләре, Татарстан Республикасының ЮНЕСКО халыкара оешмасы белән уртак хезмәттәшлеге һәм сәхнә белеме бирү, җөмләдән, сәхнә серләренә төшендерүче педагоглар әзерләү мәсьәләләре күтәрелде.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин билгеләгәнчә, республикабыз өчен яңа мәгариф проектлары гаять зур әһәмияткә ия һәм театрлар, мәгариф учреждениеләре белән бергәләп аны тормышка ашыру максатка ярашлы булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте