5 июньдә Төрки халыкларның XI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале кысаларындаАнатолий Васильевның Мәскәү «Драма сәнгать мәктәбе» театры вәкилләре белән очрашу узды. Анда театрның баш режиссеры, педагог, Россиянең атказанган артисты Игорь Яцко киләсе елда Казанда артистлар өчен осталык дәресләре оештырылачагын игълан итте. Хәзер режиссер 2014 елның июнь аенда узачак Халыкара театр мәгариф форумында катнашу турында сөйләшүләр алып бара.
Исегезгә төшерәбез, «Драма сәнгать мәктәбе»нең «Пушкин иртәсе» спектакле Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә 6 июньдә – 20 сәгатьтә, ә 7 июнь көнне 18 сәгать 30 минутта күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте