Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Халыкара Балаларны яклау көненә багышлап 22 нче тапкыр уздырыла торган традицион гала-концерт булды. Концертта «Бәхетле балачак» хореография ансамбле һәм М. Җәлил исемендәге Республика премиясе, Халыкара һәм Бөтенроссия фестиваль һәм конкурслары лауреаты «Кристалл» халык яшьләр ансамбле чыгыш ясады.
Алар республикабызда яшәүче халыклар, дөнья халыклары биюләрен башкарды. Концерт 4 яшьтән алып 10 яшькәчә балалар катнашында «Чәчәк ат, Татарстаным!» дигән композиция белән башланып китте. Шулай ук «Калинка», «Махонька» кебек рус халык биюләре, ансамбльнең солисты Гөлназ Сибгатуллина башкаруында «Борынгы Болгарда» номерлары яшь башкаручылар, кунаклар һәм тамашачылар күңеленә хуш килде.
«Кристалл» Халык биюләре яшьләр ансамбле степ, шулай ук «Колумбия биюе», «Венгр биюе», «Румын биюе» кебек дөнья халыклары биюләрен башкарды.
Гала-концертны Казан шәһәрендә узачак Бөтендөнья Җәйге Универсиадасына багышланган «Россия, алга!» хореографик композициясе йомгаклады. Ансамбль әлеге композиция белән Универсиаданы ачу тантанасында чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте