6 июльдән 17 июльгә кадәр, Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы көннәрендә, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә «Шаляпин. Нуриев. Казан» Халыкара музыка фестивале булачак. «Мәдәни Универсиада» проекты кысаларында уздырылган фестивальдә илебезнең танылган башкаручылары, опера һәм балет йолдызлары катнашачак.
Фестиваль программасына «Евгений Онегин» (дирижеры – Михаил Плетнев), «Аида», «Турандот» опералары, «Спартак», «Анюта», «Аккош күле» балетлары керә. 6 июль көнне театр сәхнәсендә беренче тапкыр Дж.Гершвинның «Порги и Бесс» (АШК, Бөекбритания, Аргентина һәм КАРнан килгән җырчылар катнашында) операсы куелачак. 15 июльдә татар балеты – «Шүрәле» яңача сәхнәләштереләчәк (дирижеры – Рөстәм Абязов). 16 июльдә исә Казанда беренче тапкыр Борис Эйфман җитәкчелегендәге Санкт-Петербург заманча балет театры П. Чайковский һәм А. Ситковецкийның «Онегин» спектаклен күрсәтәчәк.
Фестивальнең кунаклары буларак, танылган җырчылар – Альбина Шаһиморатова, Михаил Казаков, Лариса Шевченко, Сергей Семишкур, Әхмәт Агади, биючеләр – Шоко Накамура, Мэтью Голдинг, Екатерина Крысановалар чыгыш ясаячак.
Фестиваль программасын Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мария театры оркестры катнашында зур гала-концерт йомгаклый. Казанда уздырылган классик сәнгать концертлары тарихында беренче буларак, әлеге концерт Европаның иң зур музыкаль телевизион каналларының берсе – «Mezzo» буенча турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте