Истанбул шәһәренең Вәлидәбаг мәгариф һәм мәдәният үзәгендә Сабантуй гөрләп узды

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

Төркиядә милли бәйрәмебез Сабантуен уздыру традициягә кереп бара. 2 июньдә бәйрәм мәмләкәтнең иң эре шәһәрләреннән берсе булган Истанбул шәһәренә килде. Ул Вәлидәбаг мәгариф һәм мәдәният үзәгендәге  (элеккеге Госманлы сарае, солтан Габделгазиз аны 1853 елда сеңлесе Әдилә Солтан өчен төзеткән) тарихи бакчада узды.

Татарстан делегациясенә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелек итте. Сабантуенда Төркиядән күп кенә рәсми затлар, абруйлы кунаклар катнашты. Министр үзенең чыгышында Россия Федерациясенең Төркиядәге рәсми затларына һәм оешма җитәкчеләренә, Төркия хакимияте органнарына, татарларның иҗтимагый берләшмәләренә Төркиядә бай һәм үзенчәлекле татар мәдәниятен саклап калуга булышлык күрсәтүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан сәнгать эшлеклеләре концерты бәйрәмдә нур өстенә нур булды. Традицион уеннар, көч сынашулар да, милли көрәш тә булды, Сабантуй батырына төп бүләк – тәкә дә тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International