“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Зур Идел-XI” төбәк сәнгать күргәзмәсе ачыла

2013 елның 4 июне, сишәмбе

XVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы алдыннан – 5 июньдә 15 сәгатьтә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Зур Идел-XI” төбәк сәнгать күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, “Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗтимагый иҗади оешмасы, аның Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе, Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее. 

Тамашачыларга тәкъдим ителәчәк экспозициядә сынлы сәнгатенең кайбер төрләрендә башкарылган эшләр, шулай ук сәнгать белеме буенча тикшеренүләр күрсәтеләчәк.   Анда федераль округның 13 төбәгеннән 859 автор катнаша һәм 1200 әсәр тәкъдим ителә.

Күргәзмәдә Россия рәссамнар берлегенең Идел буендагы бүлекчәләре эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелгән төсле каталог тәкъдим ителәчәк.

Экспозиция өч күргәзмә мәйданчыкта урнашкан:

“Хәзинә” милли сәнгать галереясе (Казан Кремле) – рәсем;

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясе  (К.Маркс урамы, 57) – рәсем, графика, сын, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре;

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее  (К.Маркс урамы, 64) – рәсем, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, храм сәнгате.  

Күргәзмә  5 июньнән 28 июньгә кадәр эшләячәк.

Хөрмәтле журналистлар! 5 июньдә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында күргәзмәне оештыручылар катнашында матбугат конференциясе булачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International