С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Денис Мацуев концерты була

2013 елның 3 июне, дүшәмбе

3 июньдә 18 сәгать 30 минутта С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында пианист Денис Мацуев концерты булачак. Казан тамашачылары хозурына П. Чайковский һәм М. Мусоргский әсәрләреннән торган концерт программасы тәкъдим ителә.

Хөрмәтле журналистлар! 17 сәгатьтә ТР Дәүләт зур концерт залының Камера залында артист катнашында матбугат конференциясе булачак.  pr@tatar-inform.ruэлектрон адресынаязып яки 8 9600425358 (Гүзәл Широва) телефонына шалтыратып аккредитация узарга мөмкин. Керү Пушкин урамы ягыннан.

Мәгълүмат өчен:

Денис Мацуев – күп кенә халыкара конкурслар лауреаты. 1998 елда Мәскәү шәһәрендә узган П.И. Чайковский исемендәге XI Халыкара конкурста җиңгәннән соң аның исеме музыка сөючеләр арасында таныла. Бүген Денис Мацуев дөньяның иң күренекле концерт залларында чыгыш ясый, зур музыкаль фестивальләрдә катнаша, Россия, Европа, Төньяк Америка һәм Азия илләренең атаклы симфоник оркестрларына кушылып уйный.

Денис Мацуев «Яңа исемнәр» Халыкара фонд вице-президенты. Лондон, Рио-де-Жанейро һәм илебезнең башка күп кенә шәһәрләренең музыкаль академияләре дипломнары иясе.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International