Төрле илләрдән килгән режиссерлар Татарстанда кыска метражлы фильмнар төшерәчәк

2021 елның 10 декабре, җомга

Татарстан башкаласында тиздән «7 көн эчендә кино» халыкара проекты старт ала.

Ул XI Халыкара яшьләр кинофестивале кысаларында узачак. Казан дәүләт мәдәният институты студентлары белән бергә төрле илләрдән килгән 10 иҗат төркеме 7 минутлы кыска метражлы фильмнар төшерәчәк. Бер атна эчендә катнашучы командалар халыкара жюрига үз проектын төшереп, монтажлап, тәкъдир итәргә тиеш.

Проектта катнашучылар бөтен дөньядан килгән сценарий конкурсы буенча сайлап алынды. «Англетер» кинотеатры директоры Станислав Ершов билгеләп үткәнчә, сайлап алу җиңел булмаган.

Конкурсның берничә кагыйдәсе бар. Иң мөһиме-һәр фильм Татарстанның әһәмиятле локацияләрендә төшерелергә тиеш (Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Лаеш районында урнашкан Семрук декоратив кино авылы һ.б.).

Дөньяда эпидемиологик хәл булу сәбәпле, проект дистанцион форматта узачак: фильмнарның бер өлеше чит илләрдә, ә бер өлеше Казанда Second Unit дип аталган технологияне кулланып, читтән торып төшереләчәк. Татарстанның студентлардан торган автономияле командалары Казанда чит ил режиссерының онлайн-җитәкчелеге астында видеоконференция аша эшләячәк.

Конкурс нәтиҗәләре 20 декабрьдә билгеле булачак. Беренче урынны алган командага 500 мең сум, икенчегә - 300 мең, өченче төркемгә - 200 мең сум күләмендә бүләк бирү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International