Казанда III Халыкара «7 көн эчендә кино» проекты башлана

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

9 декабрь көнне 11:30 сәгатьтә «7 көн эчендә кино» проекты кысаларында Zoom платформасында видео элемтә аша ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева катнашында матбугат конференциясе узачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән Daniil.Plaksin@tatar.ru почтасы аша аккредитация узу сорала. Аккредитация узган һәркемгә видеоконференциягә тоташу өчен сылтама юлланачак.

****

13-20 декабрьдә Казанда  III Халыкара «7 көн эчендә кино» проекты узачак. Әлеге уникаль проект кысаларында Казан дәүләт мәдәният институты студентлары белән бергә төрле илләрдән килгән 10 иҗат төркеме 7 минутлы кыска метражлы фильмнар төшерәчәк. Бер атна эчендә катнашучы командалар халыкара жюрига үзләренең проектларын төшереп, монтажлап, тәкъдир итәргә тиешләр. Иң яхшы дип табылган өч картина акчалата приз белән бүләкләнәчәк. Алга таба фильмнар Россия һәм чит ил кинопрокатына чыгачак, шулай ук кинофестивальләрдә дә тәкъдим ителәчәк.

Проектны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы гамәлгә куйды һәм ул быел кабат Казан дәүләт мәдәният институты базасында уза.

Дөньяда эпидемиологик хәл булу сәбәпле, быел «7 көн эчендә кино» проекты дистанцион форматта узачак: фильмнарның бер өлеше чит илләрдә, ә бер өлеше Казанда Second Unit дип аталган технологияне кулланып, читтән торып төшереләчәк. Татарстанның студентлардан торган автономияле командалары Казанда чит ил режиссерының онлайн-җитәкчелеге астында видеоконференция аша эшләячәк.

Конкурска нәтиҗәләр 6 мартта ясалачак. Беренче урынны алган командага 500 мең сум, икенчегә - 300 мең, өченче төркемгә - 200 мең сум күләмендә бүләк бирү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International