Татарстаннан 3 проект туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге конкурста җиңүче булды

2021 елның 26 ноябре, җомга

2021 елның 16 августында Халыкара җирле халык телләренең унъеллыгын бәйрәм итү кысаларында Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү Фонды туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге чараларга ярдәм итү буенча грант конкурслары игълан итте:

1) Россия  Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән яшьләр проектларына ярдәм итү конкурсы;

2) Россия  Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган чараларга ярдәм итү конкурсы. 

Бүгенге көндә сайлап алуга йомгак ясалды, җиңүчеләр арасында Татарстаннан өч проект бар.

Шулай итеп, Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән яшьләр проектларына ярдәм итү конкурсында җиңүчеләр:

1. Татарстан  Республикасы Теләче муниципаль районының 2 нче номерлы балалар бакчасы – «БЕРГӘ өйрәнәбез» татар гаилә театр студиясе проекты.

2. Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды - Рөстәм Бикмуллин исемендәге «Бикә Фест» Республика яшьләр музыкаль-шигъри фестивале проекты.

3. Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү буенча актуаль мәсьәләләргә багышланган чараларга ярдәм итү конкурсында иң яхшыларның берсе дип Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең «Нинди моңлы яңгырыйсың син, данлы Туган телем» Татарстан халыкларының фольклор фестивале аталды.

Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен һәрберсенә 500 мең сум тәшкил иткән дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International