28 майда 18 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә язучы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Фарсель Зыятдиновның тууына 75, иҗатына 50 ел тулу уңаеннан юбилей кичәсе узды. Юбилярны каләмдәшләре, рәсми затлар котлады. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлавын укыды.
Концертта артистлар Флера Сөләйманова, Венера Ганиева, Миңгол Галиев, Бәширә Насыйрова, Азат Тимершәех, шулай ук юбилярның каләмдәш дуслары чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте