Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Театр институты һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 2013-2014 уку елына татар актерлык-режиссерлык курсына студентлар кабул итә

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Театр институты һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 2013-2014 уку елына татар актерлык-режиссерлык курсына студентлар кабул итә.

Театр институты профессиональ театрлар өчен югары белемле артистлар һәм режиссерлар хәзерли. Уку актерлар өчен 4 ел, режиссерлар өчен 5 ел дәвам итәчәк.

Гаризалар  15  июньнән 5  июльгә кадәр кабул ителә. Керү өчен кирәкле документлар:  гариза, урта белем турында таныклык, паспорт, хезмәт кенәгәсе, сәламәтлек турында белешмә, 3х4 см зурлыгындагы 6 фоторәсем.

Кабул итү имтиханнары: Рус теле (БДИ), Рус әдәбияты (БДИ), Белгечлек буенча сынау - өч әдәби әсәрне яттан уку (шигырь, мәсәл яки чәчмә әсәрдән өзек);  җыр, бию, музыкаль әсәр башкару, Коллоквиум (әңгәмә).

Моннан тыш режиссерлык юнәлешенә укырга керүче абитуриентлар
Практик режиссура буенча өстәмә имтихан тапшырырга тиеш.
Абитуриентларның татар телен белүләре мәҗбүри

Кабул итү имтиханнары университетта уза. Студентларга стипендия түләнә, тулай торакта урын бирелә. Егетләр уку чорына армиядә хезмәт итүдән  азат ителәләр.

Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры.

Университетның адресы: 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 3. Тел. 277-59-17, 277-05-54. www.kazguki.ru. Театрның адресы: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1. Тел. 293-06-38, 293-52-50 www.kamalteatr.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International