2 июнь көнне 11 сәгатьтә Төрки халыкларның IX «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең матбугат хезмәте үзенең эшен башлап җибәрә

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

2 июнь көнне 11 сәгатьтә Төрки халыкларның IX «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең матбугат хезмәте үзенең эшен башлап җибәрә. Матбугат хезмәте Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 3 катында, 301нче бүлмәдә урнашкан. Матбугат хезмәте урнашкан бүлмәгә аккредитация узган журналистларисемлекләре (матбугат хезмәте эшли башлаган беренче көндә), шулай ук бейджлар буенча (фестиваль барышында) үтәргә була. Рәхим итегез!

2 июньдә 11 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр һәм 3 июньдә 8 сәгатьтән 9 сәгать 30 минутка кадәр аккредитация узган журналистларга матбугат хезмәтеннән бейджларны һәм матбугат чаралары өчен мәгълүматлар пакетын кереп алырга кирәк булачак.

Игътибар өчен: хөрмәтле хезмәттәшләр, аккредитация узган журналистлар исемлеге kamalteatr.ru сайтында урнаштырылачак, шулай ук 31 майга кадәр e-mailларыгызга җибәреләчәк.

Фестиваль спектакльләренә һәм мәйданчыкларга керү матбугат үзәге бейджлары буенча булачак. «Пушкин иртәсе» спектакле театрның кече залында узачак, урыннар аз булу сәбәпле, анда керү өчен аерым аккредитация узарга кирәк булачак.

Хөрмәтле журналистлар! Матбугат хезмәте 2 июньнән 8 июньгә кадәр 9 сәгатьтән алып 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Журналистларга эшләргә уңайлы булсын өчен матбугат хезмәте урнашкан урында фестивальнең партнерлары – «Таттелеком» ачык акционер җәмгыятеюгары тизлектәге Wi-Fi элемтәсе белән, ICL КПО ВС компаниясе компьютер һәм башка кирәкле техника белән тәэмин итәчәк. Элемтә операторы – «Нәүрүз» фестивале һәм Г.Камал театры иганәчесе «Мегафон» компаниясе.

Мәгълүмат алу өчен матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Дәүләтшинага (8 9274 40 70 70) мөрәҗәгать итәргә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International