Оренбург өлкәсе Мостафа авылында Муса Җәлил исемендәге музей комплексы ачылуга багышланган тантаналы чаралар узачак

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

29 майда Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге музей комплексы ачылуга багышланган тантаналы чаралар узачак.

Муса Җәлилнең тормыш юлы Оренбург белән тыгыз бәйләнгән. Ул Мостафа авылында туган һәм аның балачагы шунда узган. Оренбург һәм Орск шәһәрләрендә укыган, беренче шигырьләрен шундагы матбугатта бастырган.

Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Оренбург өлкәсе Губернаторы – Хөкүмәт рәисе Юрий Берг, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнаша.

Муса Җәлил исемендәге музей комплексы ачылу Оренбург белән Татарстан арасында мәдәни һәм дуслык элемтәләрен үстерүдә зур роль уйный.

11 сәгатьтә – тантаналы митинг, 11 сәгать 30 минутта – музейның шагыйрьгә багышланган яңа экспозициясен тәкъдим итү, 12 сәгатьтә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип аталган концерт булачак. Анда Оренбург өлкәсенең халык иҗат коллективлары катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International