2013 елның 31 маеннан 3 июненә кадәр Төркия Республикасында «Иске шәһәрдә Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм икътисады көннәре» узачак.
1 июньдә Иске шәһәрдә Татар мәдәни үзәге ачылачак һәм «Шәһри Дәрья» паркында театральләштерелгән Сабан туй бәйрәме булачак. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, республиканың иҗат коллективлары – Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле, җырчылар, халык һөнәрчелек эшләнмәләре осталары катнаша.
2 июльдә «Белград урманы» урман-парк зонасында (Истамбул шәһәренең Сарыйер районы) Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашында театральләштергән Сабан туй бәйрәме узачак.