Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә 18 ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә Татарстан рәссамнарының «Яңалык һәм традицияләр» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ул "Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе Татарстан Рәссамнар берлегенең 85 еллык юбилеена багышлана. 85 ел эчендә Берлек Россиянең алдынгы иҗат оешмаларының берсенә әйләнде.
Күргәзмә экспозициясенең мөһим өлеше Мәскәү һәм Санкт-Петербург сәнгать югары уку йортларын тәмамлаучы яшь рәссамнарның хезмәтләре. Яшь буын республиканың сәнгать тормышында актив катнаша. Биредә яшь рәссамнар иҗат берләшмәсе булдырылган. Аңа 54 шәхес кергән, алар арасында рәссамнар, скульпторлар, графикчылар, күбесе «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзалары булып кабул ителгән.
Бүгенге көндә Берлектә 174 профессиональ рәссам, скульптор, графикчы, декоратив-гамәли сәнгать осталары, театр рәссамнары, сәнгать белгечләре, шул исәптән Россия Федерациясенең 10 атказанган рәссамы, 24 халык рәссамы һәм Татарстан Республикасының 71 атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының 18 Габдулла Тукай имесендәге Дәүләт премиясе лауреаты берләштерә.
Рәссамнар берлегенең иҗади юлы күпкырлы: республика шәһәрләре панорамасына кертелгән скульптура ансамбльләре һәм һәйкәлләре, туган ягыбызның матурлыгы, күп гасырлык тарих битләре, шулай ук республика иҗат оешмасының башында торган легендар осталарның язмышлары – Садри Ахун, Бакый Урманчы, Харис Якупов, Латфулла Фәттахов, Виктор Куделькин, Васил Маликов һәм башкалар. Татарстан сынлы сәнгатенең чын-чынлап чәчәк атуы һәм үсеше нәкъ менә аларның исемнәре белән бәйле.
Әлеге күргәзмә тамашачыларны республиканың алдынгы заманча сәнгать әсәрләре белән таныштырачак, алар арасында РФ атказанган рәссамы Софья Кузьминых; РФ атказанган рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык рәссамы Валерий Скобеев; РФ атказанган рәссамы, ТР халык рәссамы, ТР Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Килдебәков; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Сергей Скоморохов; Россия Сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фиринат Халиков; ТР халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкать Вахитов, ТР халык рәссамы, ТР Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Михаил Кузнецов; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы Рәбис Сәлахов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы Фәрид Якупов һ.б.
Күргәзмә Татарстан сынлы сәнгать осталарының иҗади казанышларын тулысынча колачларга дәгъва кылмый. Татарстан Республикасының күп милләтле сәнгать осталарының тематик, жанр һәм стиль байлыгы һәм төрлелеге белән таныштыручы кечкенә генә бер өлеше тәкъдим ителгән.
Татарстан Рәссамнар берлеге төрле буын рәссамнарын берләштерүче иҗади тормыш белән яши. Ел саен 40 тан артык тематик, күпжанрлы һәм шәхси күргәзмәләр үткәрелә. Татарстан рәссамнары иҗат иткән иң яхшы әсәрләр Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать коллекцияләрен тулыландыра. Шулай ук, Милли музей һәм аның филиаллары, Болгар, Алабуга, Зөя утрау- шәһәрчеге, Чистай музей-тыюлыкларының, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының тематик коллекцияләрен формалаштыра. Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү, Санкт-Петербург, Чуашия, Башкортстан, Марий Эл, Ульян, Киров, Тольятти, Төмән, Ростов-Дон, Волгоград, Ырынбург, Кырым Республикасы төбәк бүлекчәләре белән иҗади элемтәләр елдан-ел үсә.