2013 елның 1 июнендә «Әкият» балалар мәдәният үзәгендә «Сөйкемле Шүрәле» дип аталган Бөтенроссия конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе ачыла, анда җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котлау да булачак.
Быел әлеге конкурс «Шүрәле» әкияте язылуга 105 ел тулуга, Казанда узачак 2013 елгы Универсиадага багышланган. Максаты – татар халык шагыйре Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру. Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.
2012 елның 20 декабреннән 2013 елның 10 маена кадәр конкурсның сайлап алу турлары булды. Оештыру комитетына 1260 заявка килде, шуларның 266 сы өченче турга үтте. Эшләр Татарстан Республикасының 31 районыннан, шулай ук Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, БашкортостанРеспубликасы, Әстерхан, Курган, Киров, Ульяновск өлкәләреннән һәм Мәскәү шәһәреннән килде.
Конкурста җиңгән 70 лауреат һәм 18 дипломантны Г.Тукай әсәрләренең геройлары катнашында мавыктыргыч программа, осталык дәресләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте