20-22 майда Свердловск өлкәсе Түбән Сырга муниципаль районы Әрәкәй авылының Милли-мәдәни комплексында «Авыл мәдәният-ял учреждениеләре шартларында традицион мәдәниятне саклап калу мәсьәләләре: проблемалар һәм перспективалар» дигән темага өч көнлек семинар булып узды.
Әлеге күчмә методик семинарны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае, Әрәкәй авылы милли-мәдәни комплексы мәдәният учреждениесе оештырды.
Семинарда катнашучылар комплексның уңайлы залларында татар фольклор биюләренең сәхнә эшләнеше, бәйрәм концертлары куелышы, тематик «блоклар»га номерлар сайлау, татар халык җырларын башкару техникасы белән таныштылар. Шулай ук әлеге темаларга осталык дәресләре дә уздырылды.
20 майда кичен Милли-мәдәни комплекс алдындагы мәйданда «Сәрдәрия» җыр һәм бию халык фольклор ансамбле катнашында «Кичке уен» узды.
22 майда Риф Гатауллин, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Хәмидуллина, Хәйдәр Гыйльфанов, Салават Гобәевләр катнашында зур концерт булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте