Казан яшь тамашачылар театрында үзенчәлекле «Сәнгать төне»узачак

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

4 ноябрь 21:30 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрында «Төнге музыка» форматында «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе узачак. Тамашачылар кичен караңгы залда «НеЗаМи» ансамбле башкаруында импровизация ишетәчәкләр һәм театр артистлары тарихын тыңлаячаклар.

«Казан яшь тамашачы театры «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында төрле жанрдагы чаралар үткәрә. Бу сезонда без тамашачы белән хисләр телендә аралашырга теләдек. «Төнге музыка» дип атаган мизгелне безнең белән бергә уртаклашырга чакырабыз», — диде педагог һәм режиссер Дарья Хуртина.

Тамашачылар өчен керү ирекле, театр сайтында теркәлү сорала. 18+.

«НеЗаМи» - 2013 елда оешкан Казан музыка ансамбле. Проектта сукыр яшь музыкантлар катнаша. "НеЗаМи" ансамбле берничә тапкыр төбәк һәм Россия фестивальләрендә лауреат исемен яуладылар һәм Гран-При алдылар. Проектның концептуаль үзенчәлеге- сәламәтлекләре чикләнгән шәхесләрнең чиксез мөмкинлекләрен күрсәтү. 

Ансамбль музыкантлары Казан яшь тамашачылар театрының «Театрны ачканда» инклюзив иҗат лабораториясенең "Зәңгәр кош" («Синяя птица») спектаклендә композиторлар булып чыгыш ясаган иделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International