"Халыклар күп – ә ил бер!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясе уза.
Акция бер үк вакытта – 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн-форматта сайтта оештырыла www.miretno.ru һәм традиция буенча Халыклар бердәмлеге көнендә үтә.
Диктантта онлайн һәм офлайн мәйданчыкларда Россия һәм чит ил халкы катнаша ала. Диктантны рус һәм инглиз, испан, кытай телләрендә дә язарга мөмкинлек булачак.
Биремнәр 2021 елның 3 ноябрендә 00.01 сәгатьтә Зур этнографик диктантның рәсми сайтында www.miretno.ru басылачак.
Барлык үтәлгән биремнәр өчен-100 балл бирелә.
Диктантны язу вакыты – 45 минут.
Катнашу турында сертификат электрон почтага җибәреләчәк.
Татарстан Республикасында төп мәйданчык «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» ДБУ булачак (мәйдан 3 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә эшли башлый).
Татарстан Республикасының 45 муниципаль районында 244 мәйданчыкта һәм Казан шәһәрендә 8 мәйданчыкта онлайн форматта узачак.
Диктант беренче тапкыр 2016 елның 4 октябрендә узган иде, акциядә Россиядән 90 000 кешесе катнашкан. Ә 2020 елда акциягә Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 123 иленнән 1 742 661 кеше кушылган.
Татарстан Республикасында чараны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы оештыра.
"Зур этнографик диктант" Халыкара агарту акциясе турында тулырак мәгълүмат: www.miretno.ru сайтта бирелгән.