Әлмәт драма театры Төркиянең Мәрмәрис шәһәрендә узган Халыкара сәнгать фестиваленнән кайтты

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

Әлмәт драма театры Төркиянең Мәрмәрис шәһәрендә узган Халыкара сәнгать фестиваленнән кайтты. Артистлар фестивальдә М.Лермонтовның “Гашыйк Кәриб” спектакле белән катнашты. “Гашыйк Кәриб”нең бу алтынчы фестивале. Режиссер Искәндәр Сакаев куйган ярлы җырчы Кәриб хакындагы мәхәббәт легендасы Әлмәт театры тарихында иң күп фестивальләрдә катнашкан спектакль.

Театрның төп чыгышы Мәрмәрис шәһәрендәге амфитеатрда булды. 1000 урынлы театрда артистлар чыгышларын концерт белән башлап җибәрделәр. Тамашачылар арасында Голландия, Англия, Германия илләреннән килгән туристлар бар иде.

Артистлар фестиваль программасы кысаларында Төркиянең иң матур шәһәре Турунч амфитеатрында туристлар өчен дә уйнадылар. Шәһәр мэры  соравы буенча шәһәр халкы өчен дә чыгыш ясадылар, дип хәбәр итә театр җитәкчелеге.

Татарстан Республикасы Мәдәничт министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International