2021 елның 14 октябрендә Казахстанның Уральск шәһәрендә «Вакыт сулышы. Тукай - мәңгелеккә сәяхәт» мәдәни-агарту проекты кысаларында иҗади чара узды. Проект Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланды һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы кинематографистлар берлеге, Уральск шәһәренең татар мәдәни үзәге ярдәме белән оештырылды.
Казахстанга Татарстаннан кинематографистлар берлеге, Габдулла Тукай әдәби музее һәм Казан дәүләт мәдәният институты вәкилләреннән торган делегация килде.
Уральск шәһәренә Татарстан Республикасыннан «Кино һәм реквизит» күчмә музееның зур экспозициясе, 100 дән артык сирәк экспонат китерелде. Чара Казахстан халыклары Ассамблеясе бинасында узды һәм өч сәгатьтән артык дәвам итте. Аннан соң сценарист һәм кинорежиссер Алексей Барыкин белән иҗади очрашу булып узды.
Рәсми ачылышта Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова Татарстан Республикасы мәдәният министры исеменнән сәламләү сүзен җиткерде. Уральск шәһәре Татар мәдәни үзәге рәисе Флюра Миликеева җавап буларак Татарстанлыларга бүләкләр һәм сувенирлар ташырды.
Фильмнарны тамашачылар җылы кабул иттеләр. Күргәзмәдән соң Россия Федерациясенең Уральск шәһәрендәге вице-консулы, Казахстанның эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары, Халыклар Дуслыгы Йорты директоры, «Иске Уральск» музее директоры, Үтәмеш исемендәге университет проректоры рәхмәт сүзе белән чыгыш ясадылар.
Проект Казахстан Республикасы халкының Г.Тукай шәхесе һәм татар мәдәнияте белән кызыксынуын раслады, ә Татарстан делегациясе Казахстанның башка шәһәрләренә дә чакыру кабул итте.