Физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән «Без – Россия гражданнары!» дип аталган республика конкурсына йомгак ясалды

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән «Без – Россия гражданнары!» дип аталган республика конкурсына йомгак ясалды.  Конкурсны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсуслаштырылган китапханә белән бергәләп оештырды. Максаты – сайлаучыларның хокукый аңын күтәрү, сайлау һәм референдум оештыручылар әзерләү. Конкурста 233 бала, шул исәптән Татарстан Республикасында яшәүче 7 яшьтән алып 28 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикләнгән (инвалидлыкның барлык төркемнәре дә) яшь граждан катнашты.

Конкурста Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә, Кукмара, Сарман, Саба, Зәй, Апас, Ютазы, Минзәлә, Лениногорск, Актаныш, Спас, Чистай, Арча, Чүпрәле, Балтач, Аксубай, Әтнә, Әлки, Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Яңа Чишмә, Нурлат, Буа, Баулы, Биектау, Менделеевск , Балык Бистәсе, Кайбыч, Югары Ослан, Зеленодольск, Тәтеш, Мөслим, Мамадыш районнарыннан балалар катнашты.

250 эш түбәндәге 3 номинациядә  бәяләнде:

«Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз» (әдәби конкурс) – 32;

«Сайлаулардан рәсемнәр» (рәсем конкурсы) – 158;

«Мин – булачак сайлаучы» (декоратив-гамәли сәнгать конкурсы) – 60.

Жюри әгъзалары конкурстка килгән барлык эшләрнең дә бик үзенчәлекле һәм кызыклы булуын билгеләп үтте. Ачык тавыш бирү юлы белән  алар арасыннан 9 баланы төп җиңүче һәм 36 баланы кызыксындыру бүләгенә лаек дип таптылар.  Җиңүчеләрне бүләкләү июнь аенда булачак. Конкурс йомгаклары белән Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсуслаштырылган китапханә сайтында танышырга мөмкин: http://rsbsrt.ucoz.ru/news/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International