Түбән Каманың «Биюче планета» коллективы Халыкара хореография конкурсы лауреаты булды

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Анапада узган халыкара конкурста 65 хореография ансамбле, барлыгы 1500гә якын  кеше катнашты. Татарстаннан ике коллектив барды – Казанның «Алтын» һәм Түбән Каманың «Биюче планета» ансамбльләре.

Түбән Камадан килгән биюче кызлар Россиянең бик күп регионнары һәм Якын Көнчыгыш илләренең бию ансамбльләре арасында «Биюче планета» ансамбле «Эстрада биюе, катнаш төркем» номанациясендә җиңүче дип табылды. Шулай ук аларга 2014 елның мартында Сочи шәһәрендә Халыкара конкурста катнашу хокукы бирүче сертификат та тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International