«Әкият» курчак театрының «Shurale: яңа фантазия» спектакле Белгородта «Новация» дипломына лаек булды

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Кичә, 5 октябрь Белгородның дәүләт курчак театры сәхнәсендә «Белгородская забава» IX Халыкара курчак театрлары фестивалендә җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде.

Илгиз Зәйниев куелышындагы «Shurale: яңа фантазия» спектакле «Фестивальнең новациясе» номинациясендә диплом яулады. Фестивальдә театр үзен профессиональ, заманча сәнгать коллективы буларак күрсәтте.

Жюри составында театр тәнкыйтьчеләренең исемлеге:

РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ Мәдәният министрлыгының балалар мәдәнияте буенча Иҗтимагый совет әгъзасы Ольга Глазунова (Мәскәү), Мәскәү курчак театрының сәнгать җитәкчесе, сәнгать белеме докторы, Россиянең театр тәнкыйтьчесе, драматург, театр тарихы белгече, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Борис Голдовский (Мәскәү), Рязань дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Шадский (Рязань), Мәскәү балалар күләгә театрының сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең Атказанган рәссамы, «Алтын битлек» Милли театраль премиясе лауреаты Виктор Платонов (Мәскәү) һәм композитор, симфония, камера, кино музыкасы авторы, шулай ук Россиядә һәм чит илләрдә барган 100 спектакльгә музыка язучы Николай Морозов (Санкт-Петербург).

IX Халыкара «Белгородская забава» курчак театрлары фестивале программасында Россия, Беларусь һәм Төркия курчак театрларыннан 20 спектакль күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International