Татарстанның танылган рәссамы Голубцов Евгений Георгий улы вафат

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

2021 елның 4 октябрендә 73 яшендә Татарстанның танылган рәссамы, Татарстан Республикасы рәссамнары берлеге әгъзасы, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Голубцов Евгений Георгий улы вафат булды.

Рәссам 2021 елның 6 октябрендә 11:00 сәгатьтә Арча зиратында җирләнәчәк.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Евгений Григорий улының туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.


Евгений Голубцов 1949 елның 13 апрелендә Казан шәһәрендә туа. 1968 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын Татарстанның сынлы сәнгать музеенда башлый. 1970 елларда Казанда ул җитәкләгән «Студия 17» дизайнерлар төркеме Татарстанда проектлар һәм бизәү эшчәнлеген башкара. Мәсәлән, «Бегемот» сыра бары, «Казан» рестораны, Алабугада Шишкин музей-йорты, «Маяковский " клубы, “Сары Кофта" аларның тырышлыгы белән матурланган. 1977 елда ул СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә. 1980 еллар азагында Голубцов станок рәсеме белән шөгыльләнә башлый.

Аның иҗатының мирасы Голландиядә, Нидерланд, Алмания, Франция музейларында саклана. Голландия 20 еллык стажы социаль реализм чорында аның үзенчәлекле һәм революцион карашын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Евгений Голубцов Татарстанның милли горурлыгы һәм байлыгы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International