Чаллы дәүләт курчак театры үзенең яңа 2013/2014 еллар сезонын Коми Республикасына гастрольләре белән башлап җибәрәчәк

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Чаллы дәүләт курчак театры гадәттәгечә октябрь аенда ачыла торган яңа 2013/2014 театраль сезонын Коми Республикасы шәһәр һәм районнарына (Сыктывкар, Емва, Микунь һ.б.) гастрольләре белән башлап җибәрәчәк. Әлеге курчак театры Россия театрлары арасында иң яхшы гастрольләр проекты белән чыгыш ясаган өчен 250 мең сум грантка ия булды. Әлеге акчалар исәбенә алар шушы гастрольләрен оештыра алачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International