1 июньдә «Бәхетле балачак» балалар хореография һәм «Кристалл» яшьләр ансамбльләре катнашында гала-концерт булачак

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә 1 июньдә Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган традицион  гала-концерт булачак. Концертта «Бәхетле балачак» хореография ансамбле һәм «Кристалл» халык яшьләр ансамбле чыгыш ясый. Алар татар һәм рус халык, дөнья халыклары биюләрен башкара, шулай ук заманча, классик балалар композицияләре дә булачак.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне 2013 елның 1 июнендә 18 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында көтеп калабыз. Аккредитацияне түбәндәге телефоннарга шалтыратып уза аласыз: 89053171049 (Виолетта Валерьевна Морелёва).

Өстәмә мәгълүмат: 554-49-38, www.detstvo-kristall.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International