26 май көнне 13 сәгатьтә Казан Кремленең Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданчыкта «Любимый. Сердце города» арт-моб акциясе узачак. Берьюлы йөзләгән кызыл зонт ачылып, зур йөрәк хасил итәчәк.
«Любимый. Сердце города» акциясен «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектураһәмсәнгатьмузей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм Казан шәһәре администрациясе вәкилләре ачып җибәрәчәк.
Узган елның яз аенда Санкт-Петербург шәһәрендә «Сердце города» акциясе узган иде инде. Анда 2500 дән артык кеше катнашты.
Хөрмәтле журналистлар! Аккредитацияне түбәндәге телефоннарга шалтыратып уза аласыз: 89872052025 (Елена Одинцова), электрон адрес: odineva@mail.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте