Бүген Жуковский урамында урнашкан 9-нчы номерлы йортта Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе Лауреаты Фәнис Яруллин истәлегенә мемориаль такта беркетелде.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүдә ярдәм Фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.
Фанис Яруллин - татар шагыйре, прозаик, драматург. Аның «Мин тормышны яратам» шигырьләр җыентыгы уңыш казанды. Фәнис Яруллин шигырьләр һәм хикәяләрдән әкренләп зур поэмалар һәм повестьлар язуга күчте.
«Җилкәннәр җилдә сынала», «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы» һәм башка әсәрләре татар халкына яхшы таныш.