«Халыклар дуслыгы, татулык һәм тынычлык – безнең өчен иң кадерле нәрсә. Милләтара татулыкны саклап калу дәүләт сәясәтеңдә өстенлекле юнәлеш булып тора. Бүген Татарстанда дәүләт хакимияте, милли-мәдәни, иҗтимагый оешмалар, мәгариф системасы, мәдәният, фән, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең үзара нәтиҗәле багланышы урнаштырылды дип әйтә алабыз», – диде мәдәният министры Айрат Сибагатуллин утырышны ачу чыгышында.