14 сентябрьдә «Шамаиль арт-2021» ислам сәнгате фестивале ачыла

2021 елның 10 сентябре, җомга

“Шамаиль арт” - гарәп каллиграфиясе сәнгатенә багышланган беренче фестиваль- күргәзмә. Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән  “Әлиф” татар шамаиле һәм каллиграфия осталары Ассоциациясе оештырды.

Проектның максаты - Татарстан Республикасында татар шамаиле һәм гарәп каллиграфиясе сәнгатен популярлаштыруга ярдәм итү, яшь рәссамнарга үз әсәрләрен халыкка җиткерергә, ә тәҗрибәле осталарга үзләренең сәнгать серләрен уртаклашырга мөмкинлек бирү.  

Быел күргәзмәнең темасы - “Туган тел” - Татарстан Республикасында игълан ителгән “Туган телләр елы”на һәм күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган.

Күргәзмә “Хәзинә” күргәзмәләр залы һәм Татар шамаиле галереясе мәйданчыкларында үткәрелә. Ул Татарстан Республикасы шәһәрләреннән (Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә), Уфа, Петербург һәм Екатеринбург рәссамнары иҗатын берләштерә, проектка Төркиядән гарәп каллиграфиясе остасы да җәлеп ителгән.

“Хәзинә” галереясендәге экспозиция Төркия остасы Левент Каратоманның каллиграфик эшләре белән ачылачак. Коръән хикәяләре һәм халык риваятьләре темасына язылган график әсәрләрен безгә таныш рәссамнар: Владимир Попов (Казан), Җәмил Әхмәтгалиев (Уфа), Әлфия Ильясова (Казан), Нәҗим Исмәгыйлев (Казан), Рият Мөхәммәтдинов (Казан), Ришат Сәлахетдинов (Казан), Сәгыйдә Сираҗиева (Яр Чаллы), Васыйл Ханнанов (Уфа), Вәкил Шәйхетдинов (Уфа), Хәмзә Шәрипов (Чаллы) тәкъдим итә.

Танылган татар каллиграфы Нәҗип Нәккашның милли үзаңны үстерүгә зур өлеш керткән һәм татар мәгърифәтчеләренә, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә багышланган әсәрләр сериясе күргәзмәдә аерым урын алып торачак.

Тамашачы Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Исмәгыйль Гаспринский, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Шәйхзадә Бабич, Бакый Урманче, Муса Җәлил кебек татар халкы тарихына әһәмиятле өлеш керткән шәхесләр тасвирланган хезмәтләрне дә күрер. Күргәзмә 2021 елның 14 сентябреннән 17 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Татар шамаиле галереясында безнең республикада билгеле булган каллиграфлар һәм шулай ук иҗат юлларын яңа гына башлап җибәргән рәссамнарның да каллиграфик әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

Казан тамашачысына әле билгеле булмаган Уфа рәссамы Айдар Гәрәев беренче тапкыр үзенең акварель эшләрен тәкъдим итәчәк. Петербург рәссамы Елена Рубан “Аллаһы Тәгаләнең изге исемнәре” темасы белән эшли. Екатеринбургтан Айрат Хисмәтуллин әсәрләре рухи юл авторын эзләүне дәвам итә. Татар язма культурасы тамырларына караган хезмәтләр сериясен  Казаннан Айзат Минһаҗев күрсәтәчәк. Татар шамаиленең халык сәнгате традицияләре Әлфия Исхакова (Казан) һәм Чулпан Шәрифуллина хезмәтләрендә заманча чагылдырылган.

Тамашачы Галимҗанова Айсылу (Казан), Лиана Габдрахманова (Яр Чаллы), Бөгелмә рәссамы Рөстәм Хәбировның график эшләрен һәм Камилә Гыйләҗеваның (Казан) киез өстендә эшләнгән хезмәтләрен күрәчәк.

Күргәзмә 2021 елның 14 сентябреннән 17 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

«Шамаиль-арт» фестивале кысаларында күргәзмә кунаклары пыялада рәсем сәнгате һәм исемнәр язу буенча мастер класслар, заманча сәнгатьтә каллиграфия юнәлешләре турында лекцияләр, ислам сәнгатенең үсеш перспективалары, каллиграфлар белән түгәрәк өстәлләрдә катнаша алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International