Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе александр Сладковский Идел буе федераль округының Балалар университетында лекция укыды.
Казан Идел буе федераль университеты каршындагы Балалар университеты 2011 елда ачылды. Университетта балаларга алар өйләрендә әти-әниләре белән җавап таба алмаган, мәктәптә укытучыларның аңлатырга вакыты җитмәгән темаларга лекцияләр укыла. Мәсәлән, «Ни өчен йолдызлар атыла?», «Ни өчен җәмгыять байлар һәм ярлыларга бүленә?”, «Мин ни өчен төшләр күрәм?».
Сладковский Балалар университеты студентларына нәрсә ул оркестр, музыка ничек туа, ни өчен классик музыка тыңларга кирәк дигән сорауларга җавап эзләргә булышты. Лекция-концерт С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды, анда Бах, Бетховен, Моцарт, Чайковский, Стравинский һәм Равель әсәрләре яңгырады. Балалар мәдәният, зыялылык, укымышлылык кебек фәлсәфи темаларга фикер алышуда катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте