Мәскәүнең Үзәк рәссамнар йортында «ИНТЕРМУЗЕЙ-2013» Халыкара музейлар фестивале узачак

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

2013 елның 31 маеннан 4 июненә кадәр Мәскәүнең Үзәк рәссамнар йортында (Крымский вал, 10) «ИНТЕРМУЗЕЙ-2013» Халыкара музейлар фестивале узачак.

«ИНТЕРМУЗЕЙ» ул – тәҗрибә һәм фикер алмашу мәйданчыгы, анда музей эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә ирешелгән  казанышлар күрсәтелә. Ел саен фестиваль рәсми, мәдәни һәм конкурс программалары аша мөһим социаль-мәдәни  берәр теманы ача.

«ИНТЕРМУЗЕЙ-2013» фестивале программасы кысаларында музейның төп функцияләренең берсе булган мәгариф функциясенә багышланган фикер алышу, лекцияләр, осталык дәресләре узачак.

2013 ел фестиваленең төп темасы – «Музей – җәмгыятьнең мәгариф чыганагы».

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International