22 майда 16 сәгать 20 минутта Россия иҗтимагый телевидениесендә «Проломный урамындагы даруханә» документаль фильмы күрсәтеләчәк. Ул «Ак ләкләк» кино компаниясе» ачык акционер җәмгыяте тарафыннан төшерелгән. Фильмны http://otr-online.ru/programmi/programmparts_834.html сылтамасында карарга мөмкин булачак.
Аз гына соңрак Россия телевидениесе әлеге кинокомпания төшергән тагын бер картинаны – «Булганың өчен рәхмәт» фильмын күрсәтә.
Россия телевидениесендә безнең тагын өч фильмыбыз – «Мәктәп», «Тугандаш шәһәрләр» һәм «Толерантлык яки Рухият турында ачыктан-ачык сөйләшү» бар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте