19 май көнне ТНВ телеканалында туры эфирда Халыкара музейлар көненә багышланган «Мәдәният дөньясында» тапшыруы булды.
Программада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшен үстерү бүлеге башлыгы Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Муса Җәлил музей-фатиры директоры Нәзирә Фәттахова һ.б. катнашты.
Тапшыруда сүз музей биналарының торышы, музей фонды, музейга йөрүчеләр санын арттыру юллары турында барды.
«Мәдәният дөньясында» телевизион тапшыруы музей-тыюлыклар турында аерым тапшыру эшләргә планлаштыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте