ТР Мәдәният министрлыгының китапханә эше өлкәсендәге «Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» республика конкурсларына йомгак ясалды

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

17 майда Татарстан Республикасы Милли музеенда Татарстанның үзәкләштерелгән китапханә системалары директорының еллык республика җыелышы булды.

Җыелышта республиканың китапханә эше өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр, ягъни китапханәләрдә яңа мәгълүмати технологияләр куллану, авторлык хокукларын яклау, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бу өлкәдә хезмәт күрсәтү кебек сораулар каралды.

«Лидер» премиясе Түбән Кама районында китапханә эшен үстерүгә лаеклы өлеше, яңа мәгълүмати технологияләр куллануны гамәлгә кертүе өчен «Түбән Кама шәһәренең Үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесенә бирелде.

«Иҗади эзләнү» премиясе түбәндәгеләргә тапшырылды:

            «Үзәк китапханә» номинациясендә – «Алексеевск муниципаль районы Үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесенә;

            «Шәһәр китапханәсе» номинациясендә – Чаллы шәһәре «Үзәк китапханә системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 16 номерлы  шәһәр филиалына;

            «Авыл китапханәсе» номинациясендә – «Балтач авыл җирлекләре Үзәк китапханәсе» РММУнең Чыпья авыл китапханәсенә.

«Хәзерге заман авторларыннан балаларга. Казанда басылганнар» (БАКЧА) әдәби-басма проекты китапларын таратуга зур өлеш кертүче китапханәләргә «Русиянең алтын каләме» әдәби премиясе медальләре һәм дипломнары тапшырылды.

«Ел китабы» республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде һәм 2011 елда иң күп укылган китап өчен Дипломнар белән түбәндәге язучылар бүләкләнде:

«Татар телендә чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

I урын – Нәбирә Гыйматдинова (Бикчурова Нәбирә Миннәхмәт кызы) «Синдә минем хакым бар»;

II урын – Зифа Кадыйрова «Язмыш сынавы»;

III урын – Рәмзия Габделхакова «Тау артында кояш бар»;

«Татар телендә тезмә әсәрләр» номинациясендә:

I урын – Разил Вәлиев «Көз балкышы»;

II урын – Фәнис Яруллин «Мәхәббәткә илтә юлларым»;

III урын – Шәмсия Җиһангирова «Илаһият»;

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:

I урын – Хакимҗан Халиков «Ничек тизрәк үсәсе?»;

II урын – Ркаил Зәйдулла «Сабантуй сөлгесе»;

III урын – Рабит Батулла «Шаян бака»;

«Рус телендә басылып чыккан китаплар» номинациясендә:

I урын – Әхәт Мукшинский «Яблони цветут в октябре» (Алмагачлар октябрьдә чәчәк ата»);

II урын – Сергей Малышев «Какого цвета жизнь?» («Тормыш нинди төстә?»);

III урын – Наилә Ахунова «Ветер с Казанки» («Казансудан искән җил»).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International