Түбән Каманың Нефтехимиклар паркында республиканың берьюлы ике фестивале "Созвездие-Йолдызлык" һәм "Наше время - Безнең заман" фестивальләренең зур гастроль туры башланды.
"Агымдагы 2021 ел Түбәнкамалылар өчен истәлекле ел. Безнең шәһәр 55 еллык юбилеен билгеләп үтә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган сәләтле балалар, иҗади яшьләр катнашындагы зур концертлар Түбән Кама халкына тагын бер зур бүләк булды", - дип мөрәҗәгать итте Түбән Кама мэры Айдар Метшин.
Ачык мәйданчыкта фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлар өч сәгать дәвамында дөньяның төрле халык җырларын һәм биюләрен күрсәттеләр.