5 сентябрьдә Казан Ратушасында XVII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.
Быел фестивальнең конкурс программасына 45 илдән 50 фильм керде, шуларның 14 Татарстан режиссерлары фильмнары. Кинофестиваль биш номинациядә уза - тулы метражлы уен фильмнары, кыска метражлы уен фильмнары, тулы метражлы документаль фильмнар, кыска метражлы документаль фильмнар һәм милли конкурс. Фестиваль "Диалог мәдәниятенә мәдәниятләр диалогы аша" шигаре астында уза.
Фестивальдә шулай ук "Россиядә Ислам", "Төрки дөнья", "Казан премьералары", "Транзит - Мәскәү - Казан" өстәмә программалар да тәкъдим ителәчәк.
Аерым программага Әфганстан фильмнарына багышланган.
Фестиваль 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм гадәттәгечә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында тәмамланачак.
XVII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале программасы.