18 май – Халыкара музейлар көне

2013 елның 17 мае, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән Халыкара музейлар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм зур әһәмияткә ия. Җәмгыятьнең үз тарихыннан хәбәрдар булуында, мәдәни мирасын белүендә, рухи үсешендә музейларның роле гаять зур.  Мәдәниятнең матди һәм рухи ядкәрләрен саклаулары нәтиҗәсендә музейлар милли үзаң үсешендә күренекле урын тоталар, кешелек булдырган мәдәни хәзинәләрне популярлаштыруга лаеклы өлеш кертәләр. 

Музей ишекләре һәркемгә ачык, алар – мәдәни учакларның иң демократик төре. Элек-электән килгән традицияләргә нигезләнеп, музейлар бүгенге көн таләпләренә туры килүче хасиятләргә ия була һәм аларны үстерә килә. Бүгенге көндә музейлар җәмгыятьтәге үз урынын яңача аңлый, алдынгы технологияләр куллана, нәтиҗәле хезмәттәшлек юлларын табарга омтыла.

Республикабызның музейлары эшчәнлеген башка төбәкләрдәге музей хезмәткәрләре югары бәяли. Татарстан музейларының иң күренеклеләре Россия Музейлар союзына, Россия Музей хезмәткәрләре ассоциациясенә, Халыкара музейлар комитетына керә һәм актив эшчәнлек алып бара.

Республика музейларына йөрүчеләр саны елдан-ел арта. Моңа музей хезмәткәрләренең актив иҗади, фәнни, мәгърифәти эшчәнлеге зур этәргеч бирә.

Ел саен уздырыла торган “Интермузей” халыкара музейлар фестивале мәдәни тормышта күренекле вакыйга булып тора. 2012 елда фестиваль “Музейлар һәм туристлык: музейларның туристлык индустриясенә кушылып китүе” темасына оештырылган иде. Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “2012 елда Россия Федерациясенең иң яхшы музее” номинациясендә җиңүе – республикабыз өчен зур горурлык.

“Мәдәни мирас – Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә илебезнең мәдәни тормышында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы һәм “Свияжск утрау-шәһәре”  дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее көннән-көн күбрәк популярлык казана. Бүгенге көндә төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектларның күпчелеге ачылды инде. Мондый киң колачлы проект Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең, музейлар берлегенең, эшкуарларның һәм иҗтимагый оешмаларның уртак тырышлыгыннан башка бөтенләй дә мөмкин булмас иде. Мондый хезмәттәшлек Татарстан Республикасының мәдәни мирасын саклап калу һәм популярлаштыруда бик күпләрнең кызыксынган булуын дәлилли.

XVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы алдыннан республика музейларында киң колачлы күргәзмә проектлары гамәлгә ашырыла. Дәүләт Эрмитажы тупланмаларыннан “Олимпия: вакыт агышын җиңү” күргәзмәсен, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Төркиянең Бөек Милли Җыены каршындагы Милли сарайлар идарәсе бергәләп оештырган “Яшерен хәзинә. Классик төрек сәнгате” халыкара күргәзмәсен, шулай ук Дәүләт Третьяков галереясе, Дәүләт рус музее, Физик культура һәм спорт   үзәк музее һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның уртак проекты “Спорт, сәламәтлек, матурлык” күргәзмәсе аеруча игътибарга лаек.

Сезне тагын бер кат әлеге гүзәл бәйрәм белән тәбрик итәм, сәламәтлек, актив, нәтиҗәле иҗади эшчәнлек, яңа һәм кызыклы проектлар телим!

Татарстан Республикасы

мәдәният министры                                       А.М. Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International