2013 елның 24 маенда сәгать 10да Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри ур., 14) Республика каләм ияләренең әдәби ел йомгакларына багышланган җыены була. Быел ул нигездә татар әдәбиятында әдәби тәнкыйтьнең торышын һәм үсеш перспективаларын яктыртуны күздә тота. Бу мәсьәлә буенча Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, язучылар Равил Рахмани, Галимҗан Гыйльман, Рифә Рахман, Рөстәм Галиуллин чыгыш ясаячак. Әдәби жанрлардан чыгып та язучыларның еллык эшенә бәя биреләчәк. Бу җәһәттән Язучылар берлегенең әдәби остаханәләр җитәкчеләре Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Лилия Газизова, Илгиз Зәйниев, Ленар Шәех чыгышлары көтелә.
Сөйләшүдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының тормыш-көнкүрешен яхшырту, китап чыгару һәм аны укучыга җиткерү, әдәби процессны стимуллаштыру турында сүз булыр.
Җыелышта ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Г.Исхакый, Ф.Хөсни, Һ.Такташ, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләре, соңгы елда ТР Язучылар берлегенә кабул ителгән каләм әһелләренә таныклыклар тапшырылачак, дип хәбәр итә Язучылар берлегенең Матбугат үзәге.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте