Каюм Насыйри музее «Моя Казань» – «Казаным минем» күргәзмәсенә чакыра

2013 елның 17 мае, җомга

17 майда узачак «Музейда бер төн» чарасына бер көн кала Каюм Насыйри музеенда «Моя Казань» – «Казаным минем» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәне БДБ Рәссамнары һөнәри берлегенең Казан бүлекчәсе, КДУның Тарих-филология институты сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы һәм ТРның Милли музее фонды оештыра.

Биредә «кул тимәгән» һәм хәзерге Казан күренешләрен сурәтләгән картиналарны, заманча милли бизәкләр төшерелгән декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен, шулай ук ТР Милли музее фонды тупланмаларыннан татар хатын-кызлары костюм комплексын күрергә мөмкин булачак.

Күргәзмәдә студентлар белән беррәттән Закир Батраев,  Рушан Шәмсетдинов, Лада Аюдаг, Әсгать Макраев, Светлана Тимофеева, Лидия Рыговская, Наталья Марьина, Татьяна Тэнч, Динә Лебедева, Альберт Галимов кебек осталарның эшләре дә урын алган.

Мәгълүмат өчен: 89503174489.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International