17 майда 18 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Тат-ARS-Тан» Балалар һәм яшүсмерләр иҗат конкурс-фестиваленең гала-концерты булачак, анда Конкурс-фестивальдә Татарстан Республикасының күп кенә район һәм шәһәрләре – Азнакай, Әлмәт, Алексеевск, Арча, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Спас һ.б. балалар музыка мәктәпләреннән, балалар сәнгать мәктәпләреннән 2000 гә якын укучы катнашты.
Конкурсны оештыручы һәм гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәдәният һәм сәнгать мәгариф оешмалары буенча Республика методик үзәге, «Виктория» балалар иҗатына булышлык фонды (Казан шәһәре).
Белешмә
«Тат-ARS-Тан» Балалар һәм яшүсмерләр иҗат конкурс-фестивале яшь талантларны барлау, милли сәнгатебезне үстерү һәм саклап калу максатларында ел саен үткәрелә. Конкурста балалар музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, урта махсус һөнәри белем бирү уку йортлары укучылары, яше 20 дән узмаган студентлар төрле белгечлекләр буенча катнаша ала, аерым бер белгечлек конкурска ике елга бер тапкыр куела.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте